Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кызыл Ярдан Мәсания әбигә 90 яшь тулды

Кызыл Ярдан Мәсания әби Зәбирова кояшлы май аенда дөньяга килә. Инде аңа 90 яшь. Район башлыгы Наил Зарипов та ак әбине олы юбилее белән тәбрикләп, кайнар котлауларын җиткерде. Тормыш авырлыкларын күп күргән Мәсания әби бүген инде сәламәтлеге белән мактана алмый. Зиһене дә начарланган, хәрәкәтләнүе дә кыенлашкан. Әби бүген улы Зәйнулла...

Кызыл Ярдан Мәсания әби Зәбирова кояшлы май аенда дөньяга килә. Инде аңа 90 яшь. Район башлыгы Наил Зарипов та ак әбине олы юбилее белән тәбрикләп, кайнар котлауларын җиткерде.


Тормыш авырлыкларын күп күргән Мәсания әби бүген инде сәламәтлеге белән мактана алмый. Зиһене дә начарланган, хәрәкәтләнүе дә кыенлашкан. Әби бүген улы Зәйнулла тәрбиясендә яши. Мәсания әбинең өе җылы, өсте-башы чиста, тамагы тук.
-Соңгы берничә елда әнинең хәтере начарланды, еш кына балаларын да танымый, - ди улы Зәйнулла. - Авырлыкларны, кайгыларны да күп күргән шул.
Сугыш башланганда 17 яшен әле яңа гына тутырган кызга, башка яшьтәшләре кебек, ир-ат эшен күп эшләргә туры килә. Атын да җигә Мәсания, тракторга да утыра, урман да кисә. Чирмешән май-сыр заводында эшләгәндә якташыбызга Бөек Җиңү турындагы хәбәрне җиткерәләр. Бәхеткә, әтиләре дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соң Горькийда торф чыгаруда да катнаша. Бу авыр эш яшь кызның исәнлегендә эзсез үтми, билгеле.
-Алабута, кычыткан, балтырганны күп ашадык инде, шулар яшәтәдер безне, - дип сүзгә кушыла Мәсания әбинең күршеләре. - Хәзер бөтен нәрсә бар, ил-көннәребез генә тыныч булсын.
1952 елда сугыштан кайткан авылдашы, яшьтәше Хәйдәр белән гаилә корып, дүрт бала үстерәләр алар, кызганыч, олы уллары Котдус 51 яшендә яман чирдән вафат була. Әбинең тормыш иптәше дә иртә дөнья куйган. Калган өч баласы тормышта үз урыннарын тапканнар. Аларның уңышларына куанып 90га җитү - үзе зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызыл Яр