Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне чын күңелдән Корбан гаете белән котлыйм!
Бөтендөнья мөселманнарының олы бәйрәме мөбарәк булсын!
Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула: ул яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә өнди.
Бәйрәм һәр гаиләгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык, иман байлыгы һәм якты өметләр алып килсен.
Зур хөрмәт һәм изге догалар белән,
муниципаль район башлыгы
Фердинат Дәүләтшин.
Нет комментариев