Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әккәрәйлеләр Пасхада куличларны өйдә генә изгеләндергәннәр

Узган якшәмбе көнне православ якташларыбыз иң зур бәйрәмнәренең берсен – Пасханы билгеләп үттеләр. Әккәрәй авылыннан Трофимовлар, изоляцяләнү режимын саклап, куличларны да өйдә генә изгеләндергәннәр.

-Үземне хәтерләгәннән бирле, ул быел коронавирус  чире белән бәйле изоляция режимы шартларында башка еллардагыдан үзгәрәк үтте. Бәйрәм уңаеннан гыйбадәт кылу йоласын без хатыным белән телевизордан карадык. Пасха куличларын, чиркәү кушканча, өйдә үзебез изгеләндердек. Шәм кабыздык, догалар укыдык, - гаилә башлыгы Федор Ильич.

Узган елларда Пасха көнне авылда иртән үк балалар йорттан-йортка йөрсә, быел андый хәл булмааган. Хуҗабикә Зинаида Ефремовна башка елларда балаларга таратырга дип 60-80 йомырка буяганын искә төшерде.

-Пасха көнендә зур бәйрәм табыннары да көйләмәдек. Әлмәттә яшәүче ике улыбыз һәм кызыбыз Әккәрәйгә кайта алмады. Ә менә авылдашлар, кем әйтмешли, бер минутка гына кереп чыктылар. Алар белән, моннан 33 ел элек мәрхүмә булган әнине искә алдык, - ди Федор Трофимов. - Дини кешегә мондый зур бәйрәм көнне өйдә генә утыру, авылдашлары белән аралашмау җиңел түгел әлбәттә. Нишлисең,  үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүнең – куркыныч эпидемия белән көрәшүнең мөһим чарасы бу. Ә Пасха йолалары кешеләр күңеленә яктылык һәм күңелле хисләр алып килеп мәңге яшәр һәм үтәлер. Ходай барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар бирсен.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X