Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кармышта Сабантуйга бүләк җыйганнар

Үткән бәйрәм көннәрендә Кармыш авыл яшьләре гармун уйнатып, йорттан – йортка кереп, сөлге җыйганнар.

Узган елны авылга ике килен төшкән: Мирзанур Габбасов - Яңа Чишмә, Илһам Сәхапов Мамадыш районнары кызлары белән гаилә корганнар. Яшьләр читтә яшәсәләр дә, авылның гореф-гадәтләрен онытмаганнар, сөлгеләрне әзерләп куйганнар. Алар һәм әбиләр биргән яулыклар Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә тиеш була. Ә менә чиккән куъяулыкларны армиягә китүче егетләр үзара бүлешкәннәр. Авыл халкыннан җыелган биш чиләк йомырканы сатып, яшьләр шул ук көнне бәйрәм дә оештырганнар.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кармыш

2
X