Кармыш тег белән яңалыклар
-
Кармышта Сабантуйга бүләк җыйганнар
Үткән бәйрәм көннәрендә Кармыш авыл яшьләре гармун уйнатып, йорттан – йортка кереп, сөлге җыйганнар.
-
Кармыш кызы халыкара олимпиадада танылган
10 класс укучысы Лилия Гатина татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада үз яшьтәшләре арасында икенче урын яулаган.
-
Кармышлылар юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр
“Куркынычсыз тәгәрмәч” юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының район слетында Кармыш урта мәктәбе укучылары кабат беренче урынны яуладылар һәм бәйгенең иң зур бүләген – тиз йөри торган велосипед алып кайтып киттеләр. Бу командага республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк.
-
Кармыш балалар бакчасының үз артистлары бар
Бер еллык тәнәфестән соң, Кармыштагы "Миләшкәй" балалар бакчасы кабат сабыйлар тавышына күмелде. Әлеге бер ел заяга узмаган - бинаны өр-яңа, бик матур иткәннәр, стеналарына рәсемнәргә кадәр ясаганнар. Ремонтның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел, бер эш тә "аннарыга" калмаган. Бакчага 19 бала йөрер дип көтелә. -Бу көнне бик зарыгып көттек, - ди...
-
Чирмешәндә ярминкә булды
Чирмешәндә үткән ярминкәдә Кармыш казлары һәм үрдәкләре дә саттылар (йолкынган казларны - 1300, үрдәкләрне 1000 сумга, эч-башларын - 250гә). -Аларны бәбкә килеш алдык. Казларыбызның кайберләре дүртәр килога җитте, - ди Наташа Хәбибуллина. -Бүген җиде каз түшкәсен алдылар да. Ирем Әмир белән зур мал да асрыйбыз. Әлмәттән Кармышка күченеп кайткач, зур...
-
Лашманда укыганнар Кармышта күреште
Моннан 39 ел элек алар - Лашман, Әмир, Түбән Чегодай, Кармыш, Туймәт авылларыннан дүрт класста укыган 140тан күбрәк кыз һәм егетләр чираттагы очрашуларын яңача, Кармышта оештырдылар. Бу авылда яшәүче классташлар Камил Гатиятов, Халидә Гайсамова, Минталип Нәҗипов, рәхмәт яусын, кунакларны барын да хәстәрләп көтеп торганнар. Матур, шатер корылган урында классташлар үткәндәге...
-
Ярышка геройның улы да килде
Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов истәлегенә, Кармыш укучылары арасында йөгерү буенча ярышлар оештырылды. Геройның 100 еллыгына багышланган бәйгедә 1 - 4 классларда укучы малайлар арасында - Булат Гомәров, 5 - 8ләрдән - Илнур Юнысов, 9 - 11 класслар укучылары арасында Мирзанур Габбасов, ә кызлардан Лилия Гатина, Регина Йосыпова һәм Алсу...