Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кара Чишмә егете Илдар Кыямов Лондон Сабан туенда катнашкан

Милли бәйрәмебез чын мәгънәсендә дөнья буйлап канат җәя. Әле шушы көннәрдә генә Берлинда Европа сабан туе узган булса, 27 июнь көнне Лондонда Бөекбритания татарларының Сабан туе үткәрелде. Кыйтга читендәге Сабантуе уеннарын оештыруда "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов катнашкан. Көндезге сәгать 11гә Лондонның иң атаклы уку йорты - ЮСЛ...

Милли бәйрәмебез чын мәгънәсендә дөнья буйлап канат җәя. Әле шушы көннәрдә генә Берлинда Европа сабан туе узган булса, 27 июнь көнне Лондонда Бөекбритания татарларының Сабан туе үткәрелде. Кыйтга читендәге Сабантуе уеннарын оештыруда "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов катнашкан.

Көндезге сәгать 11гә Лондонның иң атаклы уку йорты - ЮСЛ университеты ишегалдында барысы да әзер иде.
Яшел аланнар, матур парклар да бик күп "томанлы Альбионда". Ләкин хөкүмәт Сабантуйны андый җирдә уздырырга рөхсәт итмәгән: янәсе, ут яккач, күмер төшеп үләннәрне көйдерү ихтималы бар, ә тавыш табигатькә зарар салырга мөмкин, дигәннәр. Тик моңа карап кына кунакларның кәефе төшмәде. 200ләп кешенең яртысы татарлар булгандыр, калганнары - Россиядән килгән төрки халыклар, руслар, Балтыйк буе милләтләре, кызыксынучан инглизләр.
Дөрес, Британиядә ничә татар яшәгәнлеге хакында төгәл саннар юк. Мәгәр 500 ләп милләттәшебез бардыр, диләр. Татарстан, Башкортстаннан гына түгел, дөньяның башка кыйтгаларыннан эш белән барып чыккан, шунда гаилә корып төпләнгән, соңгы елларда гына барып урнашкан кардәшләребез дә аз түгел. Ләкин шунысы хак: Лондон Сабан туе елдан-ел колач җәя, яхшы якка үзгәрә бара. Киләсе елга юбилей елы - бишенчесен көтәләр.
Бәйрәм рәсми рәвештә "Туган тел" җырын яңгыратып Сабан туе әләмен күтәрүдән башланды. Чакырулы мөхтәрәм шәхесләр арасында Россиянең Бөекбританиядәге һәм Ирландиядәге илчесе Александр Яковенко, Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Таҗикстанның Британиядәге илчесе Эркин Касыймов, һәм Үзбәкстанның Британиядәге илчесе Атабек Әкбәров чыгыш ясап халыкны кайнар котладылар. Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Бөекбритания татарларына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлавын укып узды.
Лондонның быелгы IV Сабан туе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Сабан туена җыелган тамашачылар шулай ук Россия рәссамнары эшләреннән гыйбарәт күргәзмәне дә тамаша кылдылар. Күргәзмәгә Россиядә Әдәбият елы уңае белән күп кенә иҗат әһелләренең портретлары да куелган иде. Бу чараны оештыруда Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез, рәссам Ринат Курамшин һәм аның гаиләсе зур булышлык күрсәткән.
Сабантуйга Казаннан Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, аның кызы - музыка көллияте студенты Гөлназ Асаева да чакырулы иде. Милли җырларыбыз, сүзләребез белән Лондон тамашачысына туган җир җылысын, Олы илебез сәламен тапшырдык. Шунда яшәүче Регина Сәйдәшева, Лия Чанышеваларның җырлавы да мәйдан кунаклары тарафыннан хуплап каршы алынды. Лондонда эшләүче егет Айнур Янтурин башкорт биюен башкарды. Халык бик теләп концерт карады. Кара тәнле бер агай килеп татар музыкасы язылган дисклар бармы дип тә сорады әле. Сез башкарган җыр ("Иртәдә генә торам") ни турында, аның исеме ничек, дип япон кызлары миннән дә кызыксындылар. Сәнгать - чын-чынлап, дуслык илчесе шул.
Төрледән-төрле уеннарны оештыру шулай ук миңа йөкләнгән иде. Капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп узышуда балалар аеруча активлык күрсәтте. Эвелина исемле 12 яшьлек кыз бөтен уеннарны көтеп алып башкаларга үрнәк күрсәтеп торды дисәк тә ярый. Катыктан тәңкә эзләүдә дә аңа тиңнәр булмады. Бер-ике талпынудан булса да Эвелина тәңкәне тапты!
Сабан туеның таҗы, һичшиксез - көрәш. Көрәш Англиядә дә көрәш инде ул. Бил алышуны һәр җирдәгечә балалардан башладылар. Ветераннар арсындагы алышта Дарин Ричардсон дигән кеше 1нче урын алды, Адам Линндок икенче урынга лаек булды. Ә инде Сабан туеның баш батыры дип (үзләренчә әйтсәк, чампион шифф) Том Ричардсон дигән егет табылды.

Том - ветераннар көрәше җиңүчесе Дарин әфәнденең улы. Диңгез пехотасында хезмәт итә, үзбәк көрәшен яхшы белә, инде җай чыккач, безнең көрәшне дә үзләштергән. Баш батырга кыйммәтле сәгать һәм Универсиаданың көрәшчеләр медале бирелде. Аны пәһлеваннарның өчесенә дә Равил Әхмәтшин тапшырды.
Көрәшнең баш хөкемдары - Шотландиянең Глазго шәһәредә яшәүче рус егете Вадим Калганов. Ул Уфага килеп милли көрәшнең тәртипләрен ныклап өйрәнгән кеше. Бил алышучыларны эзләү кыштан ук башланган. Бөекбритания татарлары ассоциациясе рәисе Рамил Миңнуллин аларны бөтен Британия буйлап эзләп, табып, танышып, аларга милли көрәшне аңлаткан дисклар, видеоматериаллар таратып чыккан. Методик ярдәмне кабул иткән батырлар бөтен таләпләрне үтәп милли көрәшебезне фәһемләп яратып өлгергәннәр, шуңа да гадел һәм матур көрәштеләр.

Көндезге аш вакыты җиткәч, кунаклар шунда ук пешерелгән тәмле пылау, пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәктән авыз итте. Бу тәгамнәрне арзан бәягә - 5 фунт-стерлингка сатып алдылар. Алардан җыелган акчаны ассоциация рәисе Рамил Миңнуллин Казанга берәр интернат яисә балалар йортына хәйрия ярдәме итеп тапшырырга ниятли. Британия дәүләте мондый изге гамәлләргә каршы түгел икән. Рамил әфәнде бу эшне инде ел саен башкарып матур традициягә әверелдергән. 2015 елгы сабан туеннан 1130 фунт-стерлинг акча җыелды. Безнең акчага күчерсәк, ул 97050 сум тирәсе була. Шуны 100 000 тәңкә итеп түгәрәкләп, Рамил әфәнде Татарстан мохтаҗларына булышырга тели.
Рамил үзе Үзбәкстанда үскән. Татар җанлы, Казанны ярата, матур гаиләсендә ике баласы үсеп җиткәннәр. Улы Данияр сабан туе барышын инглизчә аңлатып барды, башка көннәрдә без - Казан кунакларына Лондонның тарихи урыннарын күрсәтеп йөрде. Хәтта шушы кызу эш өстендә дә Рамил әфәнде уразасын өзмәде. Оештыру эшләре белән әвәрә килеп чапты, булдырды, күп санлы мәсьәләләрне хәл итеп йөрде.
Бәйрәм узып та китте, инде "Туган тел"не кабат яңгыратып Рамил әфәнде Сабан туе байрагын төшерде. Бу мизгелдә күңелләрдә берләшү хисе, милли горурлык, Казан каласы, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчетен күз уңында тотып татар икәнебезне уйлап куйдык. Нинди матур бәйрәмнәребез бар икән бит! Бусын тагын бер кат сөенеп үзебез уйлап куйсак, татар халкы сабантуйлы халык дип бүтән милләтләр дә күңеленә беркеткәндер. Лондон халкы өйләренә шундый хисләр белән таралышты. Халыклар һәм милләтләр дуслыгын ныгытуда милли бәйрәмебез илче вазифасын үти. "Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап, их, урарга иде Җир шарын!" - дип язуы белән галим Әнвәр Шәрипов мең мәртәбә хаклы!
Илдар КЫЯМОВ
Казан-Лондон-Казан
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә Лондон Сабантуе