Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кара Чишмә авылыннан Мөхәммәтдин Фәсхетдиновны Президент та котлады

Кара Чишмә авылында Фәсхетдиновларның төп йортына шушы көннәрдә кунаклар җыелды. Сәбәпсез түгел, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдин Зәйнетдин улына 90 яшь тулды. 17 яшь кенә тулган яшүсмерне 1944 елның январендә сугышка алалар. Өч ай Суслонгерда хәрби өйрәнүләр үтә ул. Андагы авырлыкларны якташыбыз әле дә күз яшьләре аша искә ала. -Суык...

Кара Чишмә авылында Фәсхетдиновларның төп йортына шушы көннәрдә кунаклар җыелды. Сәбәпсез түгел, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдин Зәйнетдин улына 90 яшь тулды.

17 яшь кенә тулган яшүсмерне 1944 елның январендә сугышка алалар. Өч ай Суслонгерда хәрби өйрәнүләр үтә ул. Андагы авырлыкларны якташыбыз әле дә күз яшьләре аша искә ала.
-Суык үзәккә үтте. Өскә кигән кием нәрсә инде, ашарга юк. Бәрәңге кабыгы да ашадык, - ди Мөхәммәтдин бабай. -Безнең белән Әмирдән Миннекәев фамилияле егет тә бар иде. Аның туганнары китергән сохариларны ашап исән калдык.
1944 елның мартында алар сугышка керә. Якташыбыз элемтәче булып хезмәт иткән. Элемтә чыбыклары сузган вакытта Фәсхетдиновның бот башына пуля эләгә. Яралы килеш ул шунда бер тәүлек чамасы ята. Снайперлар баш калкытырга да бирми.
Якташыбыз Ригада госпитальдә бик озак дәваланган. Хәтта авылга, ул үлгән дип, "кара пичәтле" кәгазь дә килә. "Үлеп терелгән" егет кабат сугышка керә һәм көчле бәрелешләрнең берсендә контузия ала. Дәваланганнан соң көнчыгышка сугышка җибәрәләр. Туган ягына 7 елдан соң, 1951 елда гына кайта Мөхәммәтдин солдат.
-Әти авырлыкларны күп күрсә дә тормыштан зарланмады, булганына канәгать булып яшәде, безне - биш баласын да шулай тәрбияләделәр, - ди улы Нурхаммәт. - Ул сугышта күргәннәре турында да соңгы елларда гына сөйли башлады.
Мөхәммәтдин бабай гомере буе колхозда эшли, төзелештә, фермада хезмәт куя. Ул атлар ярата, аларны асраудан туктаганына 7-8 еллап кына икән. Якташыбыз аты белән Зәй районына кадәр улларына кунакка барган.
Бөек Ватан сугышы ветераны инде 10 ел олы кызы Хәзинә тәрбиясендә яши, карчыгы - Вәсилә әби үлгәнгә дә 19 ел гомер үткән. Бабайны олы юбилее белән 5 баласы, килен-кияүләре, 9 оныгы һәм 8 оныкчыгы котлады.
-Бабайның киләсе юбилеена тагын да күбрәк җыелырбыз, - дип елмая оныклары.
Авылның аксакалын юбилее белән котларга районнан да кунаклар килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә