Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

“Кара алтын”да безнең дә өлеш бар

Соңгы атналарда район халкы бушлай концертлар карап рәхәтләнә. Аларны Татарстанда нефть таба башлауның 70 еллыгына бәйләп оештыралар. Узган пәнҗешәмбе кичендә чирмешәнлеләр татар эстрадасы артистларын алкышлады. Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фердинанд Сәлахов, "Фәридә-Алсу" дуэты, Фирдүс Тямаев, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Ярамир... Җырчылар, безгә килер алдыннан, нефть табыла торган тугыз районда чыгыш...

Соңгы атналарда район халкы бушлай концертлар карап рәхәтләнә. Аларны Татарстанда нефть таба башлауның 70 еллыгына бәйләп оештыралар. Узган пәнҗешәмбе кичендә чирмешәнлеләр татар эстрадасы артистларын алкышлады.

Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фердинанд Сәлахов, "Фәридә-Алсу" дуэты, Фирдүс Тямаев, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Ярамир...
Җырчылар, безгә килер алдыннан, нефть табыла торган тугыз районда чыгыш ясаган. Чирмешәннән соң, икенче көнне, алар Яңа Чишмәгә кузгалырга тиеш иде.
- Бу сәфәргә 5нче августта чыгып киттек, зур автобуста барлыгы 18 артист йөрибез. Халыкка ике сәгать ярымлык программа әзерләдек, - ди төркемнең "капитаны" Зөфәр Билалов.
Район Сабан туйлары уза торган стадионның ике яктагы тамаша урыннары кичке җидедә башланган концертның иң кызган вакытында тулып ук бетте диярлек. "Сез бик еракта, йөзләрегез күренми" дип, алып баручы Әмир Камалиев халыкны сәхнә янынарак дәште. Тамашачы да кыстатмады: артистларны якыннанрак күрәсе килә. Әле якташларыбызның кайберләре уртагарак ук чыгып, җырчылар белән биеп тә алды. Айгөл Бариева утыргычларда утырып калган тамашачылар янына барып килергә иренмәде. Фирдүс, гадәттәгечә, сикереп-сикереп җырлап яшьләрне дәртләндерде. Ә моңлы, халык җырлары - Зәйнәп белән Фердинанд Сәлаховтан... Бәйрәмдә бер уңайда сәхнә карасак, икенче яктан борыннарны шашлык исе "кытыклады". "Үз җырчыларын" көткәннәр ул тирәләрне дә барлап килде.
- Мин нефтьче булып эшлим, дөрес, әле ике ел гына, - ди Югары Кәминкәдән Ренат Фәйзетдинов. - Быел Сабан туйларының авылдагысына да, район үзәгендәгесенә дә эләгә алмадым: эштә идем. Бүген менә, мөмкинлек булгач, гаиләбез белән бераз ял итәргә дип җыелып килдек. Фердинанд Сәлахов та монда икән - аның җырлавын яратам.
Районыбызда нефтьчеләр ярдәме белән дистәләрчә чишмәләр яңартылды. Алар мәктәпләргә ярдәм итә, юллар төзеш, зур-зур биналар бастыруда булыша.
Нефть табуда йөзләрчә якташыбыз катнашты, бүген дә әлеге тармакта эшләүче райондашлар байтак. 1943нче елда башланган 70 еллык Татарстан нефте тарихында безнекеләр өлеше дә саллы. Димәк, бушлай концерт карарга тулы хокукыбыз бар.
Бәйрәм мизгелләрен фотогалереяда да карый аласыз.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татарстан нефтенә – 70 ел