Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ивашкино авылы егете Әккәрәйдән тәкә һәм бензопычкы алып китте

Әккәрәйдә Авыл көне үткәрделәр. Анда килүчеләр бушлай тәмле шурпа, пылау белән дә сыйланды.

Бу көнне сәхнәдән чуваш телендә җыр-бию өзелмәде. Авыл мәдәният йорты янында көйләнгән мәйданда халык рәхәтләнеп күңел ачты: сулы көянтә белән узышу, капчык сугышы, чүлмәк вату, хәтта көрәш тә оештырдылар. Анда җиңгән Ивашкино авылы егете  Иван Толстов тәкәгә һәм бензопычкыга ия.

Бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләрне кызганмадылар. “Әккәрәй” җәмгыяте биргән  иттән Роберт Тимиров һәм Александра Пчелникова шурпа һәм пылау  пешергәннәр.

-Бәйрәмнең төп иганәчесе, читтә яшәүче авылдашыбыз  Валерий Крайновка биз зур рәхмәт. Ул кичке бәйрәмгә Чабаксар шәһәреннән артистлар да дәште. Мәйдан әзерләүче авылдашларга да рәхмәт, - ди Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова.

Валентина Артемьева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев