Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Искечә Яңа ел кичендә Чирмешәндәге үзәк чыршы янында иң креатив чана бәйгесе үтте

Чарада 6 команда – гаилә үз осталыкларын күрсәтте. Катнашучыларның өчесе җәй көне иң креатив коляскалар ярышында катнашып, призлы урыннар алган.

Чирмешәннән Андрей һәм Екатерина Рыбкиннар, аларның уллары Роман белән кызлары Анна “Көмеш тояк” (“Серебряное копытце”) әкиятендәге персонажлар булып киенгәннәр. Ә яңа елгыча бизәлгән чанага картон болан “җиккәннәр”.

- Июль аенда беренче мәртәбә креатив коляскалар бәйгесендә катнаштык. Анда икенче урын алгач, бик сөендек. Рәхмәт гаиләмә, монысында да идеямне хуплап, миңа ярдәм иттеләр. “Боланыбыз”, әкияттәге кебек, алтын тәңкәләр дә өләшә әле, - дип елмайды Екатерина Викторовна.

Ә Югары Кармалкадан килгән Вера Тимофеева һәм аның дуслары кулдан эшләнгән чана белән килгәннәр.

- Безнең чана Яңа 2022 елны тасвирлый. Аңа утырган Юлбарысны үтеп киткән елның символы Үгез тартып бара. Ә Кыш бабайлар һәм Кар кызы озата киләләр, - ди Вера.

Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: Екатерина һәм Андрей Рыбкиннарның чанасы иң оста бизәлгән, дип бәяләнде һәм беренчелекне яулады. Икенче урында Чирмешәннән Екатерина һәм Александр Назимовларның “Салкын йөрәк” (“Холодное сердце”) фильмы буенча эшләнгән чаналары, ә Югары Кармалкадан Вера Тимофеева һәм аның дуслары – өченче. Катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырдылар.

Чарага җыелган барлык райондашларны Кыш бабай һәм Кар кызы искечә Яңа ел белән котладылар. Кар явып, буранлап торса да, мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарган җырлар бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләренә җылылык өстәде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев