Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендәге бәйгедә гөбәдия пешерүче җиңгән

Әниләр көне уңаеннан район үзәгенең Мөшбикә мәчетендә узган чарага кунаклар үзләре дә камыр ризыклары пешереп килгәннәр.

Мәчет мөгаллимәсе Диләрә Ханова әйтүенчә, мәҗлестә  кырыклап кеше – әниләр һәм балалар катнашкан. Бәйрәмне эчтәлекле вәгазь, шигырь, мөнәҗәтләр белән баетып, кызыклы викториналар да оештырганнар.

- Кунаклардан унөч хуҗабикәбез аш - су бәйгесендә көч сынашты. Алар арасыннан гөбәдия әзерләп килгән Миләүшә Шәйхетдинова җиңүче дип танылды. Пирожкилар пешергән Гөлгенә Харисова - икенче, кабак эчлекле  өчпочмаклар иясе Рузалия Садыйкова  өченче урынга чыктылар. Соңыннан шушы һәм башка ризыклар табынга куелды, - ди Диләрә ханым.

Диләрә Ханова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев