Чирмешәннең юл инспекторлары автоледиларны чәчәкләр белән сөендерде
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең юл инспекторлары автоледиларны чәчәкләр белән сөендерде

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район автоинспекторлары гүзәл затларга бәйрәм сюрпризы әзерләгән.

Юл сакчылары район үзәгендә хатын-кызлар идарә иткән автомашиналарны туктатып, аларның йөртүчеләренә чәчәкләр бүләк иттеләр. Котлауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та кушылды.

“Юл куркынычсызлыгы” учреждениесе белгечләре һәм “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары автоледиларга юлларда сак булу хакында памяткалар да таратты.


Нет комментариев