Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннән Алевтина Андреева Раштуа табынына үрдәк пешергән

Район үзәгендә яшәүче Николай һәм Алевтина Андреевлар бүген иртүк коймак пешергәннәр. Соңрак бәйрәм табынында мичтән чыккан үрдәк ите дә урын алачак.

-Бүген кунакка да йөри торган көн. Үземнең дә, иремнең дә туганнары Лагеркадан, анда барачакбыз, - ди хуҗабикә Алевтина Андреева.

Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.

Бәйрәм алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуган, йөзек салыш һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.

Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гаугага, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан-йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.

7 гыйнварга каршы төн уртасында православныйлар чиркәүгә бара, анда бәйрәм гыйбадәте үтәлә. Аннан христианнар бер-берсен Рождество Христово бәйрәме белән тәбриклиләр, изге теләкләр әйтәләр. Өйләренә кайткач, халык бәйрәм табыны кора. Гадәттә, бу көнне кунаклар килә, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр. Кайбер авылларда Раштуадан соң иртәдә балалар йорттан-йортка йөреп, котлыйлар, ә хуҗалар аларга тәм-том тараталар.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев