Чирмешәндәге нефтьчеләр бәйрәменә Фирдүс Тямаев та килә
Бәйрәмнәр

Чирмешәндәге нефтьчеләр бәйрәменә Фирдүс Тямаев та килә

Чирмешәнлеләр 23 августта Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм Республика көнен зурлап билгеләп үтәргә җыеналар.

Чара “Сабантуй” стадионында кичке сәгать 5тә башлана. Биредә милли ишегаллары эшләп торачак, мастер-класс, күргәзмәләр оештырыла, балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары да була.

Бәйрәмне танылган артистлар чыгышлары да бизәячәк. Анда Фирдүс Тямаев та катнашырга тиеш.


Нет комментариев