Чирмешәндә төнге 3кә кадәр дискотека булачак
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә төнге 3кә кадәр дискотека булачак

31 декабрь көнне район мәдәният йортында 20.00 сәгатьтә олылар өчен музыкаль-театральләштерелгән тамаша башлана.

Монда “Яңа ел ишек кага”  дип аталган лотереялар уйнату  да булачак.  Яңа елны каршы алгач, күңел ачу дәвам итә: яшьләр мәйданчыгында төнлә, 1.30дан 3.00 сәгатькә кадәр - дискотека. Бәйрәм каникулларында мәдәният хезмәткәрләре тагын бик  кызыклы чаралар үткәрәчәк.  


Нет комментариев