Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе оештырдылар

Район башлыгы Рамил Айбатов район мәдәният йортында оештырылган “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты.

Яңа елда һәркем сихри тылсымга ышана, бәйрәмнән шатлыклы сюрпризлар көтә. Күтәмәдә яшәүче 11 яшьлек Владимир Матягин да Кыш Бабайдан сенсорлы телефон сорап хат язган. Район җитәкчесе Рамил Тәлгать улы малайның Яңа ел хыялын тормышка ашырды – “Теләкләр чыршысына” эленгән уенчыкка язылган теләкне үтәде. Әлеге бүләкне ул үзәк чыршыны ачу тантанасында тапшырды.

Хәйрия акциясендә шулай ук район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, аның урынбасары Ләйләгөл Моксинова, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Алар да Кыш бабайга язылган хатлардагы теләкләрне үтиләр – балаларга бүләкләр алып бирәләр.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев