Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр

Халыкара Гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортына озак еллар бергә гомер иткән парларны чакырып хөрмәтләделәр.

Юбилярларны бәйрәм белән котларга  район башлыгы  Рамил Айбатов та килгән иде.

-Сез озак еллар бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгәнсез. Һәр кешене аның кайда булуына, нәрсә белән шөгыльләнүенә  карамастан өендә якын кешеләре, гаиләсе көтеп торырга тиеш. Бер-берегезне санлап, матур, озын гомер иткәнегез өчен рәхмәт. Мин сезгә исәнлекле тормыш, бәхет телим, балаларыгыз да сәламәт булсыннар, оныкларыгыз сөендереп, ярдәм итеп торсыннар, - диде Рамил Тәлгать улы.

Район җитәкчесе юбилярларга бәйрәм уңаеннан бүләкләр дә әзерләгән.

Әмир авылында яшәүче Люцир һәм Венера Зыятдиновлар нәкъ 60 ел элек кавышканнар. Бүген дә әлеге матур, тырыш, үрнәк гаилә балаларының, онык-оныкчыкларының уңышларына сөенеп яши. Алар икесе дә Әмир авылы кешеләре. Биредә бөтен гомерләре узган, биш бала үстергәннәр. Бүген икесе дә – дин юлында. Венера апа 40 елга якын кайнанасы белән яшәде, аны тәрбияләп тордылар, хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар.

Гомер буе эшләп яшәгән ке­шеләр бүген дә эшсез тора алмый, элеккечә күпләп мал асрамасалар да, кош-кортлары бар, зур бакча үстерәләр.

-Безнең гомер эшләп узды, караңгыда чыгып киттек, караңгы төшкәч кайтып кердек, - ди озак еллар машина йөрткән булып эшләгән Люцир Вагыйз улы. – Балаларның үскәнен күрми дә калдым. Шулай бервакыт өстәл артына бәлеш ашарга утырдык та, шунда улым: “Әти, беренче тапкыр синең белән бер өстәл артына утырып аш ашыйбыз”, - дип әйтеп куймасынмы.  

Люцир абыйны районда байтак кеше белә. Ул күптәннән авыл имамы вазыйфаларын башкара. Олы яшьтә булуына карамастан, аның хәзер дә өйдә торганы юк, авылдашлар гына түгел, читтә яшәүче әмирлеләр дә зур ихтирам белән “Люцир абый  үзебезнеке”, дип  Коръән мәҗлесләренә, сабыйларга исем кушу шатлыгын уртаклашырга, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга чакыралар.

Ивашкино авылыннан Валерий һәм Мария Сосновлар 50 ел бергә гомер иткәннәр.

-Гаиләдә хатын-кыз юл бирергә тиеш. Ир-ат – гаилә башлыгы, балалар өчен дә аның әйткән сүзе - закон, шул вакытта гына гаиләдә тәртип була, - ди Мария Никитична.

Быел алтын юбилейларын билгеләгәннәр Чирмешәннән Михаил һәм Валентина Мироновлар да кунаклар арасында. Бүген алар да, башка кунаклар кебек үк, ЗАГС бүлегенең юбилей китабында кабат кул куеп калдырдылар.

-Әлеге чарада катнашкан һәр гаиләгә исәнлекле озын гомер телим. Ә инде үземнең әти-әниемә, безне тәрбияләп үстергәннәре, аякка бастырганнары өчен, зур рәхмәт әйтәм. Без әле бүген дә аларның ярдәмен тоеп яшибез. Әти, әни, без сезне бик яратабыз,- диде 55 ел бергә гомер иткән әти-әнисен - Евгений һәм Раиса Яковлевларны, бәйрәм белән котлап кызлары Светлана Мортазина.  

Тигезлектә яшәүләренең серен Әккәрәй авылында 50 ел бергә яшәүче  алты бала үстергән Трофимовлар гаиләсе дә уртаклашты.

-Без шимбә көнне Сабантуйда таныштык, икенче шимбәдә сорап киттеләр, өченчесендә туй ясадык. Шуннан бирле бергә яшибез, - диде хуҗабикә Зинаида Ефремова.

Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Федор Андреев, ЗАГС бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Наталья Карпова, әлеге чараны оештырган “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә, юбилярларны котлап, бүләкләр тапшырдылар.  Район артистлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары да кунаклар хөрмәтенә матур җырлар, биюләр башкардылар.

 

Гөлсирә Шәрифуллна фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев