Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә аркан тартып ярыштылар

Нәүрүз бәйрәме - язны каршылау бәйрәме. Кышны озатып, ямьле, җылы яз аен бергәләп җыр-моң, уен-көлке һәм төрлечә күңел ачулар белән истә калды.

Район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында оештырылган әлеге бәйрәмдә болар барысы да булды. Тәмле коймак исе бөтен мәйданчык буенча таралды. Ләкин Кыш бабайның гына китәсе килми, ул сәхнәгә үк чыгып басты, Нәүрүзбикәне көч сынашырга чакырды. Көчләрен үзара аркан тартып сынадылар. Җиңелгән Кыш бабай тагын бер шарт куйды: татар халык биюен кем озак  егылмыйча бии, шул җиңүче була. Әлбәттә, яшь Нәүрүзбикә бу ярышта да җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды.

- Бәйрәмгә укучыларыбыз белән килдек, - диде беренче Чирмешән урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Сәхабиева. – Тамашаны күңелле оештырганнар. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар, ботка белән сыйландылар. Мондый чаралар укучыларга гореф-гадәтләрне өйрәтүдә нык ярдәм итә.

Ә бәйрәм җыр-биюләр белән дәвам итте. Һәр авылдан диярлек килгән Нәүрүз бикәләр сәхнәгә чыгып, үз осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачы кунакларны тәмле коймак, казанда пешкән ботка белән дә сыйладылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев