Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Яңа ел бәйрәмнәрендә кайда, нәрсәләр була?

Райондашлар һәм кунаклар Яңа ел каникуллары чорында мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган төрле чараларда катнаша алачак. Район үзәгендә һәр көнне бәйрәм чаралары планлаштырыла.

2 гыйнварда 13 сәгатьтә мәйданчыкка балаларны чакыралар.

3 гыйнварда сәгать 11дә, шул ук мәйданчыкка, бизәлгән чаналар белән килә аласыз, биредә “Үзенчәлекле чаналар парады” программасы тәкъдим ителә. Ә кич 19 сәгатьтә Яңа ел дискотекасына көтәләр.

4 гыйнварда сәгать 11дә үзенчәлекле кар сыннары конкурсында катнашу мөмкинлеге бар.

5 гыйнварда көндезге сәгать 11дә “Күл” паркына волейболчыларны һәм чаңгычыларны чакыралар. Ә кичке 19 сәгатьтә Яшьләр мәйданчыгында яшьләрне биюле, уенлы программа көтә.

6 гыйнварда көндезге 11дә  балалар өчен “Яңа елны эзләү” исемле күңел ачу программасы булачак.

7 гыйнварда сәгать 11дә спорт мәйданчыгында киез итек киеп  футбол уйный алачаклар, ә кич белән Яшьләр мәйданчыгында Раштуа бәйрәме уңаеннан күңел ачу чарасы оештырыла.

8 гыйнварда сәгать 11дә балаларны кабат Яшьләр мәйданчыгында көтәләр.

13 гыйнварда 19 сәгатьтә “Старые песни о главном” исемле бәйрәм концерты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев