Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы делегациясе Самара Сабан туен бик ошатып кайтты

Быел Самара шәһәренең Юрий Гагарин исемендәге паркында узган Сабан туенда район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге Чирмешән районы делегациясе дә катнашты.

Чирмешәнлеләр биредә аерым мәйданчыкта татар йорты ясап куйдылар. Биредә күргәзмә оештырдылар, сувенирлар саттылар, килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. 600 йомыркадан пешерелгән, 100 килограммнан да күбрәк авырлыктагы бавырсак өеме халыкта аеруча кызыксыну уятты. Бүген әлеге татлы ризык белән төшкән фото, мөгаен, бик күп кешенең кесә телефонында урын алгандыр.  

- Сабантуй татар халык бәйрәме булса да, аны башка милләт вәкилләре дә көтеп ала. Бүген ул - төрле милләт халыкларының дуслыгын ныгытучы, татарларның гореф-гадәтләрен саклаучы, җыр-моң таратучы милли бәйрәм, - диде муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов. – Чирмешән районы делегациясе, республикабызның башка районнары кебек үк, һәр елны Россия төбәкләренең берсенә барып, милләтәшләребезгә бәйрәм үткәрүдә ярдәм итә. Быел без Самара Сабан туен үткәрүгә үз өлешебезне керттек. 60 кешелек делегация белән килдек. Биредә безне бик җылы кабул иттеләр, кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Форсаттан файдаланып, Сабан туен оештыруны үз өстенә алган “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт җиткерәбез. Аларның тырышлыгы белән бәйрәм бик матур уза.

Сабан туена килүчеләрне Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та сәламләде, татар иҗтимагый берләшмәләре активистларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Самара өлкәсендә 140 мең татар яши, 18 татар милли-мәдәни берләшмәсе эшли, өлкәнең 13 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Самарада татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәтүче "Яктылык" мәктәбе эшли. Хөкүмәт ярдәме белән “Бердәмлек” газетасы чыгарыла.

- Без бик күп бәйрәмнәр: “Уйнагыз, гармуннар!”, “Боз озату”, “Түгәрәк уен” һәм башкаларны да оештырабыз, ләкин иң яратканы Сабан туе. Ул безнең динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга булыша. Самара шәһәрендә генә түгел, өлкәдә урнашкан башка шәһәрләрдә дә татар автономияләре эшли. Без бик дус, тату яшибез, - диде “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте вице –президенты Минәхмәт Хәлиуллов.– Соңгы вакытта яшьләр, аеруча балалар белән актив эшлибез, аларны бөтен чараларга җәлеп итәбез, чөнки киләчәгебез алар кулында.

Сабан туе узган парк бик зур территорияне били, аның гомуми мәйданы – 34 гектар. Бер өлешендә аттракционнар урнашкан, ясалма утрау белән сулык та бар. Шунысы да кызык, паркка килеп керү белән агачта тере тиен күреп алдык. Ул курыкмыйча кулдан азык алды. Аннан соң белдек, тиеннәрне күрү, ашату өчен бирегә әллә кайлардан киләләр икән.

Парк территориясендә берничә сәхнә бар, бәйрәм көнне аларның берсе дә буш тормады. Аерым җырчылар, биючеләр, ансамбльләр әле бер сәхнәдә, әле икенчесендә үз осталыкларын күрсәттеләр һәм, нигездә, татар җырлары һәм биюләре башкардылар.

Чирмешәннән килгән “Умырзая" татар халык фольклор ансамбле һәм башка артистларыбызның чыгышларын да Самара халкы бик яратып карады, тыңлады, алкышлады. Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты ИлСаф та бар иде. Күренеп тора, монда аны беләләр, яраталар.

- Мин үзем Чирмешән районының, Түбән Чегодай авылында туып үстем. Сабан туена Оренбург өлкәсеннән килдем, анда яшим. Биредә туганнарым бар. Искиткеч матур бәйрәм. Чирмешәнлеләрне рәхәтләнеп тыңладык. Туган якка кайтып килгән кебек булды, - ди Илсөяр Музафарова.

Чыгыш ясаучы җирле үзешчәннәр арасында бик матур итеп татар телендә җырлаучы балаларга игътибар иттем. Алар барысы да диярлек “Яктылык” мәктәбеннән икән. Кайчандыр йорт саен укучылар җыеп йөргән мәктәпкә, инде берничә ел, беренче сыйныфка керүчеләрне бәйге нигезендә сайлап алалар. Әлеге мәгариф учреждениесендә татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирелә.

- Безнең мәктәптә татарлар гына түгел, башка милләт балалары да укый, - диде башлангыч сыйныфлар укытучысы Румия Исмәгыйлова.

Кемдер концерт караса, башкалар стадионда көрәш барышын күзәтте. Милли көрәштә 30га якын спортчы көч сынашты. Чирмешән Сабан туеның быелгы абсолют батыры Рәсим Шириев үз үлчәү авырлыгында икенче урын яулады.

Милли көрәштә призлы урын яулаган батырларны һәм абсолют батырны - Богурусланнан Илдар Яминовны район башлыгы Рамил Айбатов бүләкләде. Баш батырның җилкәсенә тәкәне дә салдылар.

Самарада Сабантуйда катнашучылар өчен милли уеннар да оештырганнар. Шунда сәүдәгәрләр үз товарларын да тәкъдим иттеләр, казан, самавыр яннарында тәм-том әзерләүчеләр дә күп булды. Бәйрәмгә килүчеләр дә кыстатып тормадылар, музыка ишетүгә, рәхәтләнеп биеделәр. Кыскасы, Сабан туе шәп үтте. Без канәгать булып кайттык.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев