Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

Хөрмәтле өлкән буын кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне – зирәклек һәм игелек бәйрәме белән котлыйбыз!
Бу дата – өлкән буын кешеләренә аларның яше турында искәртү түгел, ә сезгә –  әти-әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Сезнең җилкәләрегез артында – зур тормыш. Сез – заман һәм буыннар арасындагы тере элемтә, белемегез һәм бай тәҗрибәгез бүгенге шартларда аеруча мөһим, яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителә.
Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне сак-
лаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр, районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында да бик актив катнашасыз.
Сезгә нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, озын, бәхетле тормыш, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан мәхәббәт һәм игътибар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев