Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгы балаларга Яңа ел сюрпризы әзерләгән

Район башлыгы чыршы бәйрәмендә районыбызның 210 баласы тылсымлы Яңа ел әкияте тамашасында катнашты.

Уку алдынгылары, спорт, мәдәният тормышында актив катнашучы укучылар, әтиләре мобилизацияләнгән балалар Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары тәкъдим иткән театральләштерелгән тамаша карадылар. Район башлыгы Рамиль Айбатов шундый сюрприз әзерләгән, ә чара ахырында ул һәр кунакка Яңа ел күчтәнәчләре таратты.

-Балалар, Яңа елдан сез генә түгел, без, өлкәннәр дә, ниндидер бүләк, тылсым көтәбез. Киләсе ел сезгә көтелмәгән сюрпризлар алып килсен, бәйрәм бүләкләргә бай булсын, – диде Рамил Тәлгать улы кунакларны Яңа ел белән котлап.

Тамаша барышында әкият геройлары, балалар ярдәмендә, Снежная королеваның да йөрәген эреттеләр. Бәләкәй кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп Яңа елны бәйрәм иттеләр, артистларга кушылып, җырладылар, биеделәр.

Әтисе мобилизацияләнгән Валерия бәйрәмгә әбисе белән килгән. Аңа өч кенә яшь булса да, тамашаны бирелеп карады, бүләккә дә бик шатланды.

Чирмешән лицееның 8 сыйныф укучысы Миләүшә Җамалтдинованың район башлыгы чыршы бәйрәмендә беренче генә катнашуы. “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укучы кыз волейбол уйнарга ярата, “Лесовичок” мәктәп урманчылыгы члены да.

-Минем район күләмендә оештырылгын мондый чарада икенче тапкыр катнашуым, быелгысы аеруча күңелгә хуш килде, – диде Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Азалия Җамалтдинова. – Алда бердәм дәүләт имтиханнары, яңа елда шул сынауларны уңышлы

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев