Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы авылларындагы Сабан туйларында Илмирлар батыр калды

10 июньдә районыбыз авылларында Сабан туйлары үтте. Бәйрәмнең төп бәйгесе булган милли көрәш батырларын иң зур бүләкләр белән сөендерделәр.

Яңа Кади авыл җирлегендә мәйдан Озын күпер янындагы су буенда көйләнде. Көрәштә баш батыр булып калган Нурлат шәһәре егете Марсель Гозәеровка симез тәкә тапшырдылар.

Югары Кәминкә авыл җирлегендә Сабан туен “Бүләк” дип аталучы, электән килгән урында оештырдылар. Бәйрәмне башлап, ат чабышларының җиңүчеләрен бүләкләгәч, яңгыр китте, халык таралды. Биредә бәйрәмне янә оештырмакчылар. Шулай итеп көрәштә җиңүче баш батырга дигән  тәкә һәм үлән чапкыч – триммер иясе шунда ачыкланачак.

Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге бәйрәмгә артистлар: Гүзәл Әхмәтова,  Марат Фәйрушин, Рамил Галимҗанов  килде. Көрәштә баш батыр - авыл егете Разыйф Гыйрфанов өр-яңа күмер самавырына һәм тәкәгә ия.

Иске Кади авыл җирлегенең Тукай авылы янындагы болынында көйләнгән мәйдандагы көрәштә батыр калган нефтьче Илназ Мөхетдинов бәйрәмнән тәкә һәм үлән чапкыч – триммер алып китте.

Иске Үтәмеш Сабан туен авыл стадионында үткәрделәр. Баш батырга  дигән телевизорны Илмир Хәсәншин алды. Түбән Камада яшәүче әлеге егетнең әби-бабасы Иске Үтәмештән.

Урманасты Үтәмештә дә Сабан туенда баш батырга телевизор бүләк иттеләр. Аңа  Илмир Мингулов ия булды, көрәшче Лениногорскида яши, нәсел тамырлары Урманасты Үтәмештән.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев