Хөрмәтле райондашлар!
Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете бәйрәме.
Ураза гаете, Ислам динендә яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне чагылдыра.
Аллаһы Тәгалә шушы изге көннәрдә кылган барлык догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул кылсын.
Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Ил-көннәребез тыныч булсын, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын, киләсе гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен.
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Нет комментариев