Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе үтте

Балалар сәнгать мәктәбендә уку елы чыгарылыш кичәсе белән төгәлләнде. Быел мәктәпне төрле бүлекләрдә белем алган 57 бала тәмамлады. Әлеге мәктәптә узган чыгарылыш кичәсендә аларга тантаналы шартларда бу уку йортында белем алулары турында таныклыклар тапшырдылар. Бәйрәмдә авыллардагы филиалларда шөгыльләнгән балалар да катнашты. Әйтик, хореография бүлеген тәмамлаган 19 укучының 14се - Ульяновкадан....

Балалар сәнгать мәктәбендә уку елы чыгарылыш кичәсе белән төгәлләнде. Быел мәктәпне төрле бүлекләрдә белем алган 57 бала тәмамлады.

Әлеге мәктәптә узган чыгарылыш кичәсендә аларга тантаналы шартларда бу уку йортында белем алулары турында таныклыклар тапшырдылар. Бәйрәмдә авыллардагы филиалларда шөгыльләнгән балалар да катнашты. Әйтик, хореография бүлеген тәмамлаган 19 укучының 14се - Ульяновкадан. Сәнгать бүлегендә белем алган 19 бала да бүген мәктәп белән хушлашты, аларның да 5се - Лашманнан.
Сәнгать мәктәбендә, гадәт буенча, чыгарылыш кичәсе концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар кабат мәктәп сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Сүз уңаеннан, Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбендә узган уку елында дүрт йөздән артык бала шөгыльләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән сәнгать мәктәбе чыгырылыш кичәсе