Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасында Нәүрүзбикә кунак булды

Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр. Сабыйлар янына Нәүрүзбикә дә килде, төрле уеннар оештырды.

Сабыйлар язгы табигать турында шигырьләр сөйләделәр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар.

Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты - 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

– Бакчада башка халыкларның да милли бәйрәмнәрен менә шулай матур итеп оештырабыз, - ди “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Әлфия Гыйләҗева. - Максатыбыз - бәйрәм аша балаларда халыкларның йолаларына, гореф-гадәтләренә  кызыксыну уяту һәм  мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.

Фото: Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X