Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Кач ману - Крещение суын эчеп дәваланалар

Быел да, Кач ману – Крещение төнендә изгеләндерелгән суны алучылар күп.

Чирмешәндә, элеккеге май-сыр заводы каршындарак урындагы “Изге чишмә”гә йөзләгән кеше суга килде.

-Былтыр моннан алган изгеләндерелгән йомшак, тәмле, шифалы суны ел буе кулландык, - ди Сергей Митрюхин. -Бүген дә савытларга утыз литр су тутырдык.

Амур ягындагы, юл янәшәсендәге “Изге” чишмәдән берара суны чират торып та алдылар.

-Чанага куелган флягка байтак су сыя, - ди Октябрьская урамында торучы Виктор Никонов. -Бер килгәч, чишмә тирәсен кардан, боздан да чистарттым. -Былтыр мондагы изгеләндерелгән су берничә айга җите, бозылмады. Дару кебек файдалы, эчеп туймаслык бит ул.

Әлеге чишмәдән элек тә су алганнар, аның чыганагы хәзер улак куелган урыннан чүт кенә арырак булган. Бурасы агачтан эшләнгән, ә хәзергесе – тимер-бетоннан.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев