Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндәге Яшьләр көнендә медальләр дә тапшырдылар

Чирмешәндә яшәүче Людмила һәм Валентин Селезневларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырдылар. 50 ел бергә гомер кичергән әлеге парны бу бүләк белән узган шимбә көнне район үзәге стадионында Яшьләр көне уңаеннан оештырылган зур бәйрәм чарасында бүләкләделәр. Кич җитәрәк мәйданда музыка яңгырый башлады. Паркка килүчеләрне сәүдә нокталары каршы алды. Монда балалар...

Чирмешәндә яшәүче Людмила һәм Валентин Селезневларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырдылар. 50 ел бергә гомер кичергән әлеге парны бу бүләк белән узган шимбә көнне район үзәге стадионында Яшьләр көне уңаеннан оештырылган зур бәйрәм чарасында бүләкләделәр.

Кич җитәрәк мәйданда музыка яңгырый башлады. Паркка килүчеләрне сәүдә нокталары каршы алды. Монда балалар өчен аттракцион корылмалары куелган: бала - чага биек таудан шуыды, батутта сикерде, кечкенә машиналарда да йөрде. Өлкәнрәк балалар үзләрен төрле оешмалар оештырган мәйданчыкларда да сынап карый алдылар, җитезрәкләре бүләк алдылар.
Бәйрәм кунакларын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рәмзия Долгополова сәламләде, бер төркем яшьләргә бүлекнең Мактау грамоталарын һәм бүләкләр тапшырды. Бәхеткә, районыбызда талантлы, иҗади, актив яшьләр күп. Бүген кайсы гына тармакны алма, авыл хуҗалыгында, мәгарифтә, мәдәниятта, медицина һәм башка өлкәләрдә безнең яшьләребез намус белән эшли.
Алар арасында "Чирмешән АГРО" механизаторы, "кыр батыры" Александр Беззубов, Иске Сережкино кибете мөдире Надежда Ермишова, электр челтәрләрләре инженеры Алексей Митрюхин, район мәгариф бүлеге методисты Наталья Малешина, район элемтә челтәре инженеры Павел Фомин, коммуналь хуҗалык хезмәткәре Бәхет Закиров, үзәк больница шәфкать туташы Ризеда Галиева, 135нче янгын частенең караул начальнигы Вячеслав Осипов һәм Алексей Миронов, "Чирмешән" муниципальара бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы Дмитрий Ефимов, Росгострах агентлыгы менеджеры Ольга Дуглава, район мәдәният йорты хезмәткәрләре Мария Рыбкина һәм Альмир Жораев та бар.
Бу көнне никахларын теркәп, туй табыныннан бәйрәмгә килгән Рафаэль һәм Надежда Әхмәтҗановларның да яңа барлыкка килгән гаиләләрен тәбрикләделәр, истәлек бүләге тапшырдылар. Яшьләргә ярты гасыр бергә гомер иткән Селезневлар да дә үз теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм тантанасы район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды, соңыннан дискотека белән дәвам итте.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы яшьләр парклар

2
X