Чирмешәндә флешмоб уздырыла
Татарстанда "Паркларда җимлекләр" дип аталган флешмоб, ягъни күмәк акция игълан иттеләр. Анда катнашучылар кошлар өчен җимлекләр ясарга тиеш. Җиңүчегә шәп фотоаппарат насыйп булачак.
Бәйге шартлары буенча, җимлекне паркларда элеп, фотога төшерергә, аннан сурәтләрне "Вконтакте" социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк. Монда #КормушкиВпарках, #ПаркиТатастана, #ДоброеУтроТатарстан хештегларын өстәү зарур. Андый язулар җимлекләрнең үзләрендә дә...