Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Үзәк чыршыны ачу тантанасы узды

Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында урнашкан үзәк чыршыны ачу тантанасына бер генә дә түгел, ә берничә Кыш бабай килгән иде.

Алар бәйрәмгә килгән кунакларны татар, рус, чуваш, мордва телләрендә якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм шул рәвешле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы төгәлләнүе турында да белдерделәр.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, райондашларга сәламәтлек, бәхет, иминлек, иҗади уңышлар һәм һәр гаиләгә хыялларның тормышка ашуын теләде.  

Бәйрәм чарасы җыр, бию, күңелле бәйгеләр белән үрелеп барды. Аларда балалар гына түгел, әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар. Узып баручы ел символы Үгез һәм яңа елның символы Юлбарыс, тагын күп төрле әкият геройлары кунаклар белән бергә төрле уеннарда катнаштылар. Төнге күкне бәйрәм салюты да бизәде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев