Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Ураза бәйрәмен зурлап оештырдылар

Чирмешәндә 5 июль көнне, Ураза гаетеннән соң, Рамазан аен зур бәйрәм ясап, ярышлар оештырып озаттылар. Стадионда бу чара инде бишенче ел рәттән уздырылды, быелгысында меңнән күбрәк кеше катнашты. Үзенә күрә Сабан туенда Коръән дә укылды, вәгазь дә сөйләнде. Көрәштә, гер күтәрүдә, төрле уеннарда дистәләп кеше осталык күрсәтеп, бүләкләр алды. Мөселман...

Чирмешәндә 5 июль көнне, Ураза гаетеннән соң, Рамазан аен зур бәйрәм ясап, ярышлар оештырып озаттылар.

Стадионда бу чара инде бишенче ел рәттән уздырылды, быелгысында меңнән күбрәк кеше катнашты.
Үзенә күрә Сабан туенда Коръән дә укылды, вәгазь дә сөйләнде. Көрәштә, гер күтәрүдә, төрле уеннарда дистәләп кеше осталык күрсәтеп, бүләкләр алды.
Мөселман кардәшләрне, бәйрәмгә килгән башка дин, башка милләт вәкилләрен популяр җырчы Нияз Җәләлов моңлы җырлары белән рухландырды. Гает уңаеннан район башлыгы тәбрикләвен аның киңәшчесе Әмир Могыйзов җиткерде.
Сүз уңаеннан, Фердинат Дәүләтшин ураза гаете вакытында үзе үк Чирмешәндә, башка кайбер авылларда мәчетләрдә булып, бәйрәм белән котлады.
Аш-су да күп иде Сабан туенда. Полиция кыр кухнясында карабодай, борай ярмасы пешереп сыйлады, башкаларда пылау, башка нигъмәтләр дә булды. Бәйрәмне шулай бик күркәм оештырган мәчетләр имамнарына, активистларга зур рәхмәт.
-Бүген гаеткә йөз егермеләп кеше килде, - ди Кара Чишмә мәчете имамы Рөстәм Вәлиев. - Ураза вакытында һәр көнне диярлек ифтар ашына дәштеләр.
Диния Нәзарәтеннән, Казаннан килгән Коръән-хафиз - таҗик егете Мөхәммәт Кара Чишмәдә бер ай торып, Коръәнне тулысынча яттан укып чыккан. Бу да зур яңалык.
Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, Кара Чишмә мәчете каршында малайлар һәм кызлар өчен аерым-аерым группалар туплап, ял лагере да оештырмакчылар. Аларда дини сабак өйрәнү белән бергә, балалар тормышта кирәкле башка киңәшләр дә алачак.
-Чирмешәндәге мөселман Сабан туена ел да киләм,- ди Югары Чегодайдан Җәмилә Бәдриева. - Аллага шөкер, ураза тоттым, намазларны калдырмадым. Мин үзем тумышым белән Елховойдан. Әни ягыннан - муллалар нәселеннән булам, кайнанам да мулла кызы. Динебез куәтләнә баруына, мондый бәйрәмнәргә сөенеп туйгысыз.
Керкәледән Рәйханә Караваева бүгенге кунакларга пылау пешергәндә сөйләшеп алдык. Ике зур казанга салынган кишер, ит инде байтак кайный. Ун килошар дөге, кишер, итне кичтән үк әзерләп куйдык,- ди аш-су остасы - алты бала әнисе, өч онык әбисе. Аллага шөкер, эшсез тормыйбыз, үзебезгә бакчада да шөгыль табабыз.
Быел мәчетләрдә бик күпләр ифтар ашлары уздырган, уразада андый-мондый хәлләр булмаган. Район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов әйтүенчә, районда төрле милләт халкы рус, тату, аңлашып яшәү - зур казанышыбыз.
"Хуш, Рамазан!"да мәчетләребездә дин сабагы укытучыларга кайбер имамнарга, бүгенге ярышларны үткәрүдә булышучыларга бүләкләр дә әзерләп куйганнар, алар ияләренә ирештерелде.
...Бәйрәм узу белән, изге гамәлләребезне куәтләп, догаларыбызга куанып дигәндәй, Ходай тәгалә яңгыр яудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ураза бәйрәме