Чирмешәндә Сабантуй 11 июньдә узачак
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Сабантуй 11 июньдә узачак

Быел Чирмешәндә Сабантуйны 11 июньдә бәйрәм итәчәкбез. 12 июньдә, якшәмбе көнне, Сабан туе  авылларда булачак. Бу турыда район башкарма комитетыннан хәбәр иттеләр.

Казанда Сабантуй - 19 июньдә, Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә узачак.

Бу хакта тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

 


Нет комментариев