Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Нәүрүзбикәләр “парады” узды

Үткән якшәмбе көнне район үзәгендәге “Кәрвансарай” янындагы мәйдан гөрләп торды - биредә "Нәүрүз" бәйрәмендә күңел ачтылар, җыр-биюләр, карга боткасы, Кышны озату, Язбикәне каршы алу - барысы да булды.

Сүз уңаеннан, ул көнне монда Нәүрүзбикәләр “парады” узды дисәк тә була.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Алар Нәүрүз бәйрәмен котлап теләкләр теләделәр, матур итеп шигырләр сөйләделәр, яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар, биеделәр.

 

Аннан соң тамашачыларны бәйрәм белән  авыллардан шактый күбәү  килгән  Нәүрүзбикәләр котлады. Алар үзләре белән тәмле ризыклар, җыр-биюләр, уеннар алып килгәннәр.

Артистлар оста чыгышлары белән халыкның күңелен ачты. Өлкән яшьтәге апалар да урыннарында тик кенә басып тормадылар, биючеләргә, уеннарга кушылдылар.

Мәйданчыкта кунак почмагы да булдырганнар. Монда тәмле сый-нигъмәтләр белән чәй эчәргә һәм тәмле боткадан авыз итәргә мөмкин иде.

автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X