Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Әниләр бәйрәменә концерт бүләк иттеләр

Әниләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында кайбер якташларыбызга бала тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен “Ана даны – Материнская слава” медальләре тапшырдылар. Ивашкино авылыннан Мария Антонова һәм Әккәрәйдән Любовь Даниловалар шундый дәрәҗәле бүләккә ия булдылар. Алар бишәр бала үстергәннәр.

Районда 39 ана  шундый медальле булды. Моңа лаек әниләр  байтак. Тагын ике якташыбызның документлары әзерләнә.

Бәйрәм чарасын үзенчәлекле итеп оештырдылар. Район мәдәният йорты фойесында кунакларны яшь музыкантлар музыкаль инструментларда уйнап каршы алды. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында укучы егетләр һәм кызлар әниләргә котлау открыткалары һәм чәчәк букетлары бүләк иттеләр. Тамаша залында да аларны сюрпризлар көтте - сәхнәдән кунакларга музыкаль күчтәнәч яудырдылар.

Район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов тамаша залында утыручы әниләрне, әбиләрне, апаларны якынлашып килүче бәйрәм белән  тәбрикләде гаиләләренә иминлек, эшләрендә уңышлар теләде.

Үзебезнең районның үзешчән артистлары чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Ә инде Казан кунагы - Илназ Минвәлиевның җырлары, ничектер,  әниләргә көтелмәгән күчтәнәч булды.  Аның иҗат төркеме артислары кунакларны җырлатты да, биетте дә, көлдерде дә.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән әниләрен артистлар котлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев