Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Утыз Имәнде яшәүче 77 яшьлек Сания апа ресторанга "Миләшле бал"га килде

Утыз Имән авылыннан 77 яшьлек Сания апа Мингулова ялгыз гомер кичерә. Ире берничә ел элек вафат булган, әнисенә бер кыз булып үскән Сания апаның балалары да, туганнары да юк. Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте оештырган бәйрәмгә аны да чакырганнар.

Сания апа яшьли колхозда эшли башлый. 12 ел сыер сауган, бозаулар караган. Бер кулы имгәнгәч, якташыбыз ул вакытта авылда булган балалар тудыру йортына эшкә урнаша, аннары авыл кунакханәсендә дә хезмәт куя.

Хезмәт ветераны, нигездә, өйдә генә тора, кунакка сирәк йөри. Җәй буе бакчада эшләгән, тавыклар караган. Ә менә Чирмешәндәге ресторанда “Өлкәннәр көне” уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасына бик теләп килгән.

– Элек мондый чараларга барганым булмады, беренче тапкыр чакырдылар, - ди Сания апа. – Исем китеп утырам –искиткеч матур урын, өстәлләрендә нинди генә ризык юк, матур итеп җырлыйлар, бииләр. Безне шулай олылаганнары өчен бик зур рәхмәт. Аллага шөкер, мине онытмыйлар. Ел саен бәйрәм көнне авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов бүләк китерә, күңелемне күрә. Мине карап торучы Роза Закирова да гел хәлемне белеп тора, кирәк булса, эшемне дә эшли.

Район инвалидлар җәмгыяте оештырган “Миләшле бал” исемле чарага районыбызның төрле авылларында ялгыз гомер итүче апа-абыйларны чакырганнар иде. Аларның күпчелеге инде лаеклы ялда, әмма араларында әле бүген дә җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова бәйрәм уңаеннан райондашларыбызга котлау сүзләрен җиткерде, сәламәтлек, тыныч, имин тормыш теләде.

Районыбыз артистлары катнашында узган концерт программасы да кунаклар күңеленә хуш килде. Инвалидлар җәмгыяте алып килгән өстәл уеннарында да үзеңне сынарга мөмкинлек бар иде. Ахырдан бәйрәм кунакларына күчтәнәч тутырылган пакетлар тапшырдылыр.

Билгеле, барча кунаклар районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талиповага, аның урынбасары Ирина Митяевага олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Алар бу бәйрәмне оештырганнар, өстәлләр көйләткәннәр, кунаклар чакырганнар, кирәкле средстволарны да үзләре тапканнар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәнлеләрне "Миләшле бал"га чакырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев