Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә коймак пешерделәр

Май чабу көннәрендә коймак ашамасаң, елың уңышлы булмый, дигән ырым бар икән. 8 март көнне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгына җыелган чирмешәнлеләрнең быелгы елы бик уңышлы булыр, мөгаен, чөнки биредә, тамаша барышында, мәйданга җыелган халыкны Май чабу бәйрәменең төп атрибуты - коймак белән сыйладылар. Май чабу - Масленица керәшеннәрдә, славяннарда кышны...

Май чабу көннәрендә коймак ашамасаң, елың уңышлы булмый, дигән ырым бар икән.

8 март көнне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгына җыелган чирмешәнлеләрнең быелгы елы бик уңышлы булыр, мөгаен, чөнки биредә, тамаша барышында, мәйданга җыелган халыкны Май чабу бәйрәменең төп атрибуты - коймак белән сыйладылар.
Май чабу - Масленица керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Әлеге йола җиде көн буена - быел 7 - 13 март көннәрендә билгеләп үтелә. Һәр көне исемләп бүленгән. Беренче көне "очрашулар" булса, 8 март "уеннар" көненә туры килде. Бәйрәмдә дә төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар оештырылды, аларда бала - чага гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп катнашты. Сәхнәдә Иске Элмәле һәм Әккәрәй фольклор коллективлары үзләренең дәртле җырларын башкардылар.
Бәйрәмдә рус милли - мәдәни берләшмәсе әгъзалары да кунакларга коймак пешергәннәр һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат эшләреннән күргәзмә оештырганнар.
ФОТОРЕПОТАЖ: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8830-chirmesh%D3%99nd%D3%99-may-chabu-b%D3%99yr%D3%99me.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Масленица Май чабу бәйрәме