Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен Чирмешән полицейскилары да зурлап билгеләп үттеләр.

Бу чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнаша.

Бәйрәмнең рәсми өлеше полиция бинасында үткән.

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Полиция көне уңаеннан Россия эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры Гүзәл Хәмит кызы Хәмитова муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры Илнар Илфак улы Җиһаншинга; участок уполномоченные, полиция капитаны Василий Васильевич Кузьминга; тыл тәэмин итү төркеме инженеры Миләүшә Хәмит кызы Хәмитовага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырганнар. Василий Кузьмин шулай ук “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән дә бүләкләнә.

Чирмешән полиция бүлекчәсендә ел саен иң яхшы хезмәткәргә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә.

Быел әлеге бүләкне полиция лейтенанты Айрат Әнвәр улы Ногманов алган.

фото: Светлана Гласнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев