Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районында бер көнне ике ветеранны котладылар

Бәркәтә авылында туып үскән Сәлимә әби Исмәгыйлова һәм Түбән Кәминкәдән Минхәниф бабай Фәсхетдинов икесе дә бер елны һәм бер көнне дөньяга килгәннәр, 15 ноябрьдә аларга 90 яшь тулды. Сәлимә әби ялгызы яши. Күршесендә генә бертуган сеңлесе Гамилә апа ире Исрафил белән гомер кичерәләр. Алар әбине карап торалар да инде. -Апа...

Бәркәтә авылында туып үскән Сәлимә әби Исмәгыйлова һәм Түбән Кәминкәдән Минхәниф бабай Фәсхетдинов икесе дә бер елны һәм бер көнне дөньяга килгәннәр, 15 ноябрьдә аларга 90 яшь тулды.

Сәлимә әби ялгызы яши. Күршесендә генә бертуган сеңлесе Гамилә апа ире Исрафил белән гомер кичерәләр. Алар әбине карап торалар да инде.
-Апа озак еллар Аксубайда яшәде. Ире үлгәч, без аны авылга алып кайтырга уйладык, балалары булмады,- ди Сәлимә апа. - Инде 20 ел авылда тора. Әлегә кадәр ул әле үз тормышын үзе алып барды. Аллага шөкер, больницага да барганы юк, шул яшькә җитеп, укол да кадатканы булмагандыр. Җәй буе бакчадан керми, чүп үләннәренә көн күрсәтми апа.
Сәлимә әбинең туган көненә авылда яшәүче бертуганы - 88 яшьлек Халимә әби дә килгән. Әлмәт районында гомер кичерүче 82 яшьлек сеңлесе Камилә апа гына кайта алмаган.
-Сугыш елларында безне, авылның яшүсмер кызларын, Казанга хәрби заводка эшкә җибәрделәр. Бик авыр иде, качып кайтучылар да булды, - дип үткәннәрне искә төшерде Сәлимә әби. - Сугыштан соң Горький якларына, торф чыгарырга киттем, шунда Аксубай районы егете белән таныштым, гаилә кордык. Аның туган авылына кайтып яшәдек.
Сәлимә әби зарланырга яратмый. Ачык йөзле, киң күңелле, бүгенге тормышыннан канәгать ул.
-Радионы иртән кабызып куям да, шуны тыңлыйм. Ул миңа бер иптәш кебек, - ди якташыбыз. - Шунысы начар - соңгы вакытта начар ишетә башладым.
Түбән Кәминкәдә гомер кичерүче Хәниф бабай Фәсхетдинов сәламәтлегенә зарланмый. Сарыклар, тавыклар асрый. Әле мәчеткә дә йөри. Авылда иң өлкән бабайның туган көнен дә зурлап билгеләгәннәр. Авылдашларын чакырганнар. Шәһәрдә яшәүче балалары, оныклары да кайткан.
-Әле тагын кайтучылар булачак, - ди әтисе белән яшәүче кызы Әлфия апа. - Безнең әби дә, әтинең әнисе 100 яшькә кадәр яшәде. Әтиебез гомере буе фермада, терлекчелектә эшләде. Пенсиягә чыккач та, колхоз эшенә чыкты әле ул. Безнең әтиебез бик сабыр, йомшак күңелле кеше. Әниебез Фаһирә 47 яшендә вафат булды. Әти безгә әни урынына да булды. Икенче хатынга - Мөршидә апага өйләнгәч тә, без бик дус, тату гаилә булып яшәдек. Аның ияртеп килгән кызын да үз иттек, хәзер дә балалары белән аралашып яшибез.
Юбилярларны туган көннәре белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков та илебез Президенты Владимир Путин, район башлыгы исеменнән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветеран юбиляр