Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән ветераны Николай Евдокимовның 90 яшьлек юбилеена ике мәҗлес җыйдылар

Сугыш һәм хезмәт ветераны Николай Евдокимовка 90 яшь тулу уңаеннан аның хөрмәтенә бер көндә ике мәҗлес оештырдылар. Якшәмбе көнне иртән үк аларга кунаклар - балалары, оныклары килеп төште. Бәйрәмчә өстәл көйләделәр. Николай Васильевич Чирмешәндә (Төньяк урамда) әле алты ел гына яши. Сугыш ветераны буларак, аңа күпфатирлы йорттан квартира биргәннәр. Биредә...

Сугыш һәм хезмәт ветераны Николай Евдокимовка 90 яшь тулу уңаеннан аның хөрмәтенә бер көндә ике мәҗлес оештырдылар.

Якшәмбе көнне иртән үк аларга кунаклар - балалары, оныклары килеп төште. Бәйрәмчә өстәл көйләделәр.
Николай Васильевич Чирмешәндә (Төньяк урамда) әле алты ел гына яши. Сугыш ветераны буларак, аңа күпфатирлы йорттан квартира биргәннәр. Биредә җылы, якты, бөтен уңайлыклар бар. Кызганыч, шундый рәхәт тормышны хатыны Зинаида гына күрә алмаган, ул моннан егерме ел элек вафат булган.
Рәхмәт, балалары, оныклары боегырга ирек бирмиләр, бабаларын кадерләп торалар. Үзләре янына да алырлар иде, ветеран үз көенә яшәргә күнеккән, кемнедер борчыйсы, "кысырыклыйсы" килми.
-Барысы өчен дә рәхмәт. Авырлыклар күп булган. Якыннарыгыз белән бүгенге юбилеегызны да билгеләп үтә алуыгыз - зур шатлык, бәхет, - диде район башлыгы исеменнән котларга, бүләк тапшырырга килгән кунак - башлык урынбасары Миләүшә Батыршина. - Мин сезгә, хөрмәтле Николай Васильевич, Россия Президенты Владимир Путинның да котлавын ирештерәм. Сау, озак яшәгез, авырмагыз.
Николай Евдокимов Бөек Ватан сугышында яралар алган, ачлык-ялангачлыкны нык татыган, җиңүгә зур өлеш керткән солдат, командир. Сугышны Белоруссиядә тәмамлаган.
Тыныч тормышта туган авылы Иске Котышка кайтып, ул дистә еллар терлекчелектә хезмәт куйган. Ул чакларны әле дә сагынып искә төшерә. Кышкы озын кичләрдә телевизордан яңалыклар карый, әле дә күзлексез газеталар укый. Спортка да битараф түгел, аеруча бокс ярышларында көч биреп утыра. Элеккегечә, кулына гармун да алыр иде, бармаклар тыңламый шул.
Ветеранны Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да юбилее белән тәбрикләделәр.
Бу көнне Чирмешәндә башланган мәҗлес Иске Котышта дәвам итте. Ветеран Николай Василь евич Евдокимовны шул авылда яшәүче кызы Валентиналар өендә янә котладылар. Табынга утызлап кеше җыелды. Итле-бәрәңгеле курник, пилмән, манты барысына да җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Юбилейлар 90 яшь тулу уңаеннан