Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән Сабантуйга әзерләнә

Быел да район үзәгендәге Сабантуйны ачу тантанасы театральләштерелгән тамаша рәвешендә булырга тиеш. Анда үзешчән сәнгать коллективлары, мәдәният учреждениеләре вәкилләре катнашачак.

-Мәйданга өлкәннәр генә түгел, алар 80 кеше, 180 бала чыгачак, -ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова. – Сабантуй кунакларын төрле сюрпризлар көтә. Бәйрәмнең төп программасында: район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның һәм бәйрәм кунакларының сәламләү сүзләре, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, спорт уеннары, концерт программасы, ат чабышлары булачак, быел шулай ук авыл җирлекләре парады да узачак.

Сабантуй стадионда 16 июндә булачак, иртәнге сәгать 10да башланачак.

Сүз уңаеннан, 1 июльдә район үзәгендә чуваш халкының милли бәйрәме “Акатуй” узачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев