Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районында хатын-кызларга бәйрәм табыны көйләделәр

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Чирмешәндә оештырылган бәйрәмгә Иске Элмәледән кунак булып килгән Анна Захарова “Могҗизалар кыры” җиңүчесе булды. Ул моннан мультиварка алып китте.

Район инвалидлар җәмгыяте оештырган бу чарада район авылларыннан килгән 70ләп хатын-кыз катнашты. Алар мул табыннар артында, район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышын тыңлап, ял иттеләр, күңел ачтылар, җырлашып утырдылар. Кунаклар барысы да бүләкләр белән киттеләр. Ә “Могҗиза кыры”нда катнашучылар аерым бүләкләргә ия булдылар.

Гүзәл хатын-кызларны – бәйрәмгә килгән әбиләрне, әниләрне, апаларны  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде һәм аларның саулыкта, озын гомер итүләрен теләде.

Әби-апаларның күбесенең  мондый тантанада беренче генә катнашулары, үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ивашкинодан килгән Елизавета Сипатрованың күзләре бик начар күрә. Ул гомере буе авыл мәдәният йортында эшләгән, элек үзләре дә халыкка күңелле бәйрәмнәр оештырганнар. Ул җырлаган, ире Владимир Семенович (инде мәрхүм) гармунда уйнаган.

Утыз Имән авылында яшәүче Мөзәянә Идрисова белән Зөлхәбирә Мөхетдиновалар да бу мәҗлестә катнашуларына бик шат.

-Сугыш елларында һәм аннан соң да тамак туйганчы ашый алмадык. Әрәмәгә барып ак баш үләне, мәче борчагы да ашый идек, - ди 82 яшьлек Зөлхәбирә әби. - Сыер коткарды инде безне ачлыктан.

Зөлхәбирә әбине тормыш, гомумән, нык сыный, бүген дүрт баласының берсе генә исән, тормыш иптәшенең вафат булуына да күп еллар узган, бер оныгын да югалткан.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Бәйрәм кунаклары "Могҗизалар кырында" катнашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев