Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы делегациясе хатын-кызлар бәйрәменә, Казанга барды

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан узган, тантаналы чарада безнең район делегациясе дә катнашты. Бәйрәмгә күп балалы әниләр, тәрбиягә балалар алган хатын-кызлар, "Ана даны" медаленә ия булучылар чакырылган иде. Алар арасында безнең якташлар да бар: Ивашкинодан алты бала әнисе Светлана Краснова, бишәр бала...

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан узган, тантаналы чарада безнең район делегациясе дә катнашты.

Бәйрәмгә күп балалы әниләр, тәрбиягә балалар алган хатын-кызлар, "Ана даны" медаленә ия булучылар чакырылган иде.

Алар арасында безнең якташлар да бар: Ивашкинодан алты бала әнисе Светлана Краснова, бишәр бала тәрбияләп үстергән әниләр: Бәркәтәдән Шәрига Сәгыйрова, Иске Кадидан Асия Мөхетдинова, аларның һәммәсе "Ана даны" медале белән бүләкләнгән. Чирмешәннән Ирина Исмендеева - биш, Фәридә Мөхәммәтшина -дүрт бала әниләре.

Әлеге зур чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич республика хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Казанга барды делегациясе бәйрәменә хатынкызлар Бәйрәмнәр