Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы инвалидлар җәмгыятендә - "Көзге бал"

Район инвалидлар җәмгыяте бинасына кабат кунаклар җыелды. Халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Изге йөрәк” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белән берлектә, бу юлы физик мөмкинлекләре чикле балаларга “Көзге бал” бәйрәме оештырдылар.

 

Бәйрәмгә  1-8 классларда укучы унбишләп бала килде.  Чараны алып  баручы аниматор Оксана Сидорова  бәләкәй кунакларны бер  минут та тик тотмады - уйнатты, биетте, җырлатты,  хәтта  артистлар да итте. Балалар бергәләп “Колобок” әкиятен сәхнәләштерделәр. Билгеле,  бәйрәм бүләкләрсез һәм тәм-томнарсыз үтмәде.

-Мондый күңелле бәйрәмне без үзебез генә оештыра алмыйбыз, билгеле, - диләр социаль хезмәткәрләр. -  Якташларыбыз Галина  Маркелова, Римма Әхмәтшина, Оксана Сидорова, Альбина  Ахмедова, Булат Латыйпов, Гүзәл Бәдретдиновалар - безнең волонтерларыбыз. Алар ярдәме белән  дистәләгән сабыйны куандырдык, туган көннәре белән  өйләренә барып тәбрикләдек, бүләкләр тапшырдык.  Мөмкинлеге чикле балаларны шатландырырга теләүче волонтерларыбызның саны артуы да куанычлы. Без аларга бик рәхмәтле.

Кирпеч заводы поселогында яшәүче Диләрә  Җиһаншинаның мондый бәйрәмдә әле беренче  генә катнашуы. Ул бер ел элек операция кичергән. Беренче Чирмешән мәктәбенең 8 классында укучы  кызга   укытучылары өйләренә килеп дәрес бирә.

Әккәрәйдән Елена Мензелина   тәрбиягә алган улы Руслан белән килгән. Беренче класста укучы малай үзе кебек балалар  белән рәхәтләнеп күңел ачты.

-Русланның  абыйсы Ислам белән   безнең гаиләгә килгәннәренә өченче ел. Русланның бераз авыруы барлыгын белеп алдык, - ди Елена Евгеньевна. – Быел 1 нче сыйныфка барды, начар укымый, бик хәрәкәтчән бала.  Социаль  ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәт, аның туган көнендә өйгә килеп бәйрәм ясадылар, бүләкләр бирделәр.

Ивашкинодан Павел Иванов мондый бәйрәмнәрдә еш була. Ул инде өченче ел  Нурлат шәһәрендәге махсус мәктәптә укыса да, насыйп булгач, бүген  бирегә килә алган.   Ике ел Казанда да белем алган.

-Казанда вакытта Павел бик сагына иде, үзебез еш барып йөрдек, ә  Нурлат, якын булгач, җайлы, атна саен өйгә алып кайтабыз.

Бу балаларның, гаиләләрнең һәр кайсының - үз проблемасы, әмма  һич зарланмыйлар, бәләкәй генә уңышларга, ярдәмгә дә шатланалар. Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга, бүләкләргә, сый-нигъмәтләргә дә алар бик кинәнделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев