Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы делегациясе Курган Сабан туен күтәреште

Быел безнең район делегациясе Курган өлкәсе Сабан туена барып бәйрәмне үткәрергә булышты. Артистлар җыр-бию белән алдырса, спортчылар күбрәк милли көрәш серләрен күрсәттеләр.

Дөрес, көрәшкә курганлылар үзләре дә бик оста. Әмма кагыйдәләр грек-рим көрәшенекенә тартымрак икән. Шуңа күрә, келәмдә Чирмешән егетләре хуҗаларның көрәш осталары белән ул кагыйдәләрне уртак итебрәк бил алыштылар. Анда бездән биш көрәшче катнашып, Булат Шәйхуллов (Кармыш), Пунхан Наджабов (Чирмешән)  үз үлчәү категорияләрендә беренче, Илзәр Закиров, Фәнил Шәрифуллин (Чирмешән) – икенче, Разыйф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) өченче урыннар яулап кайттылар. Баш батыр үзләренеке – Курган егете.

Иске Элмәледән Марина Колесникова хатын-кызлар арасында кул көрәштерүдә, гер күтәрүдә үз тиңнәре арасында җиңүче булды. Кул көрәштерүдә якташыбыз Илгиз Нәфыйков та нык беләкле икән.

Курган өлкәсендә 100 дән күбрәк милләт яши икән. Баш шәһәрнең үзендә 300 мең кеше гомер итә, шуларның биш-алты меңе татарлар.

Сабан туена тирә-як районнардан бик күп милләттәшләребез килгән. Курганның үзәк паркында үткән чарада өлкә губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Шумковның да катнашуы татар халкына  хөрмәт, игътибар билгесе. Өлкә татарларының, мөгаен, моңа күңеле булгандыр. Җитәкченең:

- Татарлар иң яхшы, ышанычлы дусларыбызның, күршеләребезнең берсе. Без бер халык кебек. Әлеге милли бәйрәм бик зур мәгънәгә ия. Аны без ел да уздырачакбыз һәм моңа ярдәм итәчәкбез, - дигән сүзләренә кемнең күңеле булмас?!

Алтмышлап кешелек безнең район делегациясен җитәкләгән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бәйрәм кунакларына, Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләргә республика җитәкчелегенең һәм үз тәбрикләүләрен ирештерде .

- Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Милләттәшләребезгә шундый яхшы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт. Сезнең якларда бик кунакчыл халык яши, - диде ул.

Сабан туен чын-чынлап күтәреште райондашларыбыз. Альмир Жораев бәйрәмне алып барышты, анда безнең музыка аппаратурасы да бик ярап куйды. Чирмешән делегациясе  курганлыларны - үз эшләрендә иң осталарны, яхшы гаиләләрне биш номинациядә бүләкләде. Артистларыбыз, сүз дә юк, теләсә нинди бәйрәмне бизәрлек, яратты алар чыгышын тамашачы. Пешекчеләр - район үзәк ашханәсе осталары курганлыларны милли ашлар белән сыйладылар.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев