Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу көн сезгә – әтиләребез һәм әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, районда яшәүче барлык өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен тагын бер мөмкинлек тудыра.

Сез – безнең тере тарихыбыз, чын зирәклек үрнәге, көндәлек тормышта без сезнең белемгә һәм тәҗрибәгә таянабыз. Сугыш һәм аннан соңгы елларның авырлыкларын үз җилкәләрегездә күтәрдегез, илнең иреген яклап кала алдыгыз, тыныч вакытта да тырышып һәм намус белән хезмәт иттегез, районның бүгенге иминлегенә нәкъ менә сез нигез салдыгыз.

Казанышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланып туя алмыйбыз.

Бәйрәм көнендә сезгә бәхетле озын тормыш, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим.

Бәйрәм белән, кадерле ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев