Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән җитәкчесе юбилярларны тәбрикләде

Чирмешәннән Мария Смолина һәм Татьяна Сувороваларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин 90 яшьлек юбилейлары белән өйләренә үзе барып тәбрик итте, бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде. Бүген табын түрендә утырган Мария Ивановнаның яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. -Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Өч абыйны бер-бер...

Чирмешәннән Мария Смолина һәм Татьяна Сувороваларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин 90 яшьлек юбилейлары белән өйләренә үзе барып тәбрик итте, бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде.

Бүген табын түрендә утырган Мария Ивановнаның яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә.
-Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Өч абыйны бер-бер артлы сугышка алдылар, икесе яу кырында ятып калды,- дип искә ала ул елларны юбиляр. - Әти инде олы иде, аны сугышка алмадылар. Аның фронт өчен чаңгылар ясаганы хәтердә.
Мария Смолинаның хезмәт юлы иртә башлана, алар фронт өчен бәрәңге киптереп озаталар. Колхозда техникада эшләргә ир-атлар калмагач, аларны тракторчыга укыталар. Яшь кызга комбайн да егәрләргә туры килә. Якташыбыз 1945 елның 9 маен Горький шәһәрендә каршылый. Ул торф чыгаруда да хезмәт куйган.
-Бомба шартлаган тавышлар да ишетелә иде. Шунда әсирлеккә төшкән немец солдатларын да күрдек, аларны торф чыгаруда эшләтә иделәр,- ди Мария Ивановна.
Якташыбыз хезмәт юлының 27 елын район үзәк больницасында үткәрә, тудыру бүлегендә санитарка булып эшли.
Мария Ивановна районда күпләргә таныш, ул йөзләгән сабыйга дөньяга килергә ярдәм итә. Элек больницада да бүгенге кебек уңайлыклар булмый шул. Бинаны мич ягып җылыталар, утынны да үзләренә әзерләргә туры килә.
Мария Смолина кызы Валентинага әти дә, әни дә була, ир-ат эшен дә башкара. Якташыбыз бүген ялгызы яши.
-Шулай да, мин ялгыз түгел, күршеләрем бик яхшы, социаль хезмәткәрем дә бар. Вера (Тарасова) бөтен эшемне башкара, барысына да рәхмәт, - ди Мария Ивановна.
Юбилярны котларга хезмәттәшләре дә килгән иде. Ул аларның бүләкләренә дә, үзләренә дә бик шатланды.
Ә икенче юбилярыбыз - Татьяна Суворова гомере буе балаларга белем биргән.
Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, Татьяна Семеновнаның укырга теләге зур була. Урта мәктәпне тәмамлаган кыз Түбән Кармалка мәктәбендә укыта башлый, аннан соң Чирмешән балаларына белем бирә. Үзе дә читтән торып югары белем ала. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Александрович белән ике бала үстерәләр. Бүген ул улы Николай һәм килене Вера тәрбиясендә яши.
Беренче хәреф танырга, санарга өйрәткән укытучыларын укучылары әле дә онытмый. Алар да Татьяна Семеновнаны юбилее белән тәбрик иткән. Ул укыткан бәләкәй кызлар һәм малайлар арасында аның эшен дәвам итүчеләр, врачлар, башка һөнәр ияләре дә бар. Татьяна Суворованы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә онытмаган. Укытучы мондый хөрмәткә бик лаек.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Юбилейлар