Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән инвалидлар җәмгыяте әбиләрне һәм бабайларны кунак итте

Чирмешәндә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”ндә район инвалидлар җәмгыяте кунаклар дәште.

Бәйрәм мәҗлесенә авыллардан хөрмәтле парларны чакырганнар. Кайсылары – 50, кайсылары 60 ел бергә гомер итүче әбиләр һәм бабайлар җәмгыятьнең өр-яңа кебек итеп ремонтланган бинасында үткәннәрне искә төшерделәр, уеннарда катнаштылар, концерт та карадылар. Билгеле, иганәчеләр һәм мәчет ярдәме белән көйләнгән сыйлы табын да бик ошады кунакларга. Кырыклап кешегә күчтәнәч тә биреп җибәрделәр.

-Бик матур мәҗлес, - ди, монда ике апам да килгәннәр, - ди Чирмешәннән Җәмилә апа Вахитова. –Без Утыз Имәндә тудым, 8 туган, Аллага шөкер, барыбыз да исән-саулар.

 

-Һәр көнебез бәйрәм кебек, тормышыбыз яхшы, - ди Лашманнан 82 яшьлек ветеран Мәгъсум абый Нуруллин. –Балаларыбыз урнашкан, безгә мәшәкать тудырмыйлар, кайтып-китеп йөриләр, гел булышалар.

Ошбу бәйрәмне үткәрүдә Яшьләр ял итү үзәге, туган як тарихы музее, “Бердәм Россия” партиясенең бүлекчәсе дә ярдәм күрсәттеләр.

-Мондый бәйрәмне колачлырак, күбрәк кеше чакырып үткәрергә телибез, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. Әфган, Чечен сугышлары ветераннарын да бергә җыясы килә. Сүз дә юк, ниндидер чара үткәргәндә иганәчеләр булышлыгы мөһим, ә андыйлар бар, рәхмәт яусын.

 

-Ветераннарга район үзәк больницасы табиблары игътибарлырак булсыннар, өйләренә барып та хәлләрен белсеннәр иде, - ди Чирмешәннән Гомәр абый Шарапов.

Автор фотолары

Чирмешәндә - "Гаилә, мәхәббәт, тугрылык" бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев