Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән автоинспекторларына ял сирәк эләгә

Бүген ГАИ-ГИБДД көне. Чирмешән автоинспекторларына да әлеге уңайдан котлаулар ирештерәләр. Дөрес, ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре көнне дә эштә, юл сагында.

Кызганыч, юлларда бәла-казалар булмыйча тормый, алар хәтта арта бара. Узган алты айда район территориясендә 9 юл-транспорт һәлакәте булган, 9 кеше яраланган, авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Ә, гомумән,  6 айда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның барлыгы 1700 очрагы ачыкланган.

-Гыйнвар-июнь айларында аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән 28 кеше тоткарланды, ягъни былтыргы шул чордан дүрткә күбрәк. Әле менә бүген генә иртәнге  бишенче яртыда  бер яшь егет идарә иткән машинаны туктаттык, руль артына исерек килеш утырган, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников.

Безнең юлларда машина йөртүчеләр тизлек режимын еш бозалар, ярамаган урында каршы як полосага чыгалар. Районда Кузай-Нурлат юлы интенсив санала, транспорт күп йөри. Яңа Элмәле, Иске Котыш авыллары янында һәлакәтләр еш була. Шушындый фаҗигаләрне булдырмау, юлларда тәртип саклау автоинспекторларга йөкләнгән.

-Хәзер безнең бүлекчәдә өч офицер, ике ярдәмчебез – муниципаль хезмәткәр эшли. Аларга авыр, әмма мактаулы эшләрендә саулык, сабырлык, иминлек телим, - ди Иван Мясников.

 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев