Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кызыл Чишмәдәге бәйрәмдә чүлмәк ватып тормадылар

Кызыл Чишмә тагын бер “ду” килеп алды – узган атнада монда “Авыл көне” булды. Бүген инде 7 генә йортлы, 18 кеше яшәүче поселокка ике йөзләп кунак килде. Дөресрәге, очрашуга, хәтер яңартырга кайттылар.

Күпчелеге кырык еллар чамасы элек Кызыл Чишмәне калдырып киткәннәрнең бәйрәмдә төп сүзе үзеннән-үзе үткән чорга бәйләнде. Барын да сагынып искә төшерделәр.

Монда авыл бәйрәме үзгәрәк үтә. Башта, егерме еллар элек, аны Сабантуй кебек оештырсалар, хәзер, соңгы берничә елда, бу чара артык күңел ачуларсыз, шау-шусыз, уеннар уйнамыйча уздырыла, үзенә күрә хәтер көненә охшап кала. Ахырдан барча халык “Кызыл Чишмә” чишмәсе буенда көйләнүче табынга килә. Табын өчен һәр елны кайсыдыр нәсел җаваплы икән. Быел бу мәшәкать Сәмигулловларга, Гыймалетдиновларга йөкләнгән.

-Аш-суга ике сарык корбан иттек, өстәлгә байтак, ике йөз кешегә җитәрлек азык-төлек алдык, - ди Чирмешәндә яшәүче Хасият Сәмигуллов. -Барысын да чын күңелдән эшлибез. Авылдашларның күбесе мәҗлескә күчтәнәч белән килә. Нәселебез әллә кайларда гомер итә, кызганыч, Воронеждан, Магнитогорскидан, башка кайбер төбәкләрдән туганнар кайта алмады.

-Бик матур бәйрәм, - ди соңгы вакыттта Кызыл Чишмә тарихы белән нык кызыксынучы Рәфкать Гатин. –Ходай язса, киләсе елда поселокка багышланган китап чыгара алырбыз. 200-300 данә кирәк ул. Тарих яшьләр өчен мөһим, безнең балалар, оныклар нәсел җепләрен белергә тиеш. Үзем авылдан 45 ел элек киттем, йортыбыз да калмады, юк инде. Әмма яшьлекне бик сагындыра. Без Түбән Камада яшибез, мөгаен, Кызыл Чишмәнең 80 процент халкы шунда күченгәндер.

Авыл көнендә - җыенда иң әүвәл концерт күрсәттеләр. Чирәм өстендәге “сәхнәдә”, Гаяз абый Фәссаховлар йорты каршындагы аулак мәйданда, Кызыл Чишмә һәм Утыз Имән үзешчәннәре җыр сузды. Читтән килгән артистлар да чит түгел – Түбән Камага моннан күченгәннәрнең балалары һәм оныклары. Җыр-биюгә бик һәвәсләр, чыгышлары белән бәйрәмне нык күтәрделәр.

Читтән яхшырак күренә бит ул – Кызыл Чишмә халкы үткен, конкрет, максатчан, хәтта горур да. Сүз дә юк, аларның бүгенге кичерешләрен тоемлап бетерү өчен Кызыл Чишмә кешесе булу кирәктер.

-Бу авыл халкы – ярдәмчел, тыныч, бердәм, - ди 35 еллап биредә яшәүче Керкәле кызы Сәлимә Фәссахова.

Бәйрәмгә Түбән Камадагы Чирмешән якташлык җәмгыяте җитәкчесе Җәмил Шәйхетдинов та кайткан. Җырга оста кунак, билгеле, теләкләрен җыр аша юллады, үзе сүзләрен, үзе үк көен дә язган Кызыл Чишмәгә багышланганын да.

Бу көнне кызылчишмәлеләрнең әби-бабайлары – мәрхүм-мәрхүмәләр рухы да сөенгәндер. Аларны да хәтердә яңарттылар, барча халык мәчет янында өйлә намазы укыды.

автор фотолары

Кызыл Чишмәдәге бәйрәмдә хәтер яңарттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев