Бүген Чирмешәндә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр
Бәйрәмнәр

Бүген Чирмешәндә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

Район үзәгендәге кафеда мул табыннар белән әзерләнгән чара чын мәгънәсендә бик күп бүләкле бәйрәм булды.

Байтак якташларыбызга – авыл хуҗалыгы алдынгыларына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Уңганнарыбызны район башлыгы Рамил Айбатов, Казаннан килгән кунак – “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Назыйров тәбрикләп, игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә  хезмәтләре өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев